Татарстанда сайлаулар тыныч узды – Эчке эшләр министрлыгы

Җәмәгатьчелек тәртибен бозу очраклары ачыкланмады

  (Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). V чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар узган Татарстан сайлау участокларында хокук бозу очраклары булмады, дип хәбәр иттеләр ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтендә.

“Сайлау участокларында көн дәвамында тыныч булды, 20.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, җәмәгать тәртибен бозу очраклары ачыкланмады”, - дип белдерде агентлык әңгәмәдәше.