news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әтнәдә яшәүчеләр «Безнең район — киләчәк образы» проектларын бәяләү эшендә катнашты

Районга махсус автобуста «Яшьләр вакыты» төркеме килде.

Әтнәдә яшәүчеләр «Безнең район — киләчәк образы» проектларын бәяләү эшендә катнашты
http://atnya-rt.ru/news/

(Әтнә, 14 август, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Хәмит Бадиков). Әтнәгә яшьләр автобусы кайтты, район аларның маршрутында - унөченче. «Ашыт» спорт комплексы базасында кунаклар һәм районның актив яшьләре «Безнең район — киләчәк образы» проектларын бәяләү эшендә катнашты. бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кыскача әйткәндә, әлеге чараны мөмкинлекләр маркеты яки Татарстан — мөмкинлекләреңне күрсәтү территориясе дип атарга була.

«Максатыбыз — барлык районнарда да булып, яшьләрне алгарышка өндәү, үз-үзләрен күрсәтергә, нәрсәдер тәкъдим итү һәм шуны тормышка ашырырга теләүдә ярдәм итү», — диде Казаннан махсус автобуста килгән «Яшьләр вакыты» төркеме җитәкчесе Кадрия Бугрова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100