news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан белгечләре башкорт теленә тәрҗемә итә торган сайт ясаячак

Тәрҗемә веб-порталы «Tatsoft» сайты үрнәгендә ясала.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан белгечләре сүзләрне башкортча-русча һәм русча-башкортча тәрҗемә итү өчен сайт ясаячак. Бу хакта «Россия телләре өчен» иҗтимагый платформасы үткәргән «Россия халыклары телләрен саклау буенча алдынгы практикалар» онлайн конференциядә башкорт телен саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Гөлназ Юсупова әйтте.

«Рус теленнән татар теленә сүзләрне тәрҗемә итү өчен „Tatsoft“ тәрҗемә сайты бар. Татарстан белгечләре башкорт теле өчен дә шундый тәрҗемә сайтын булдырачак. Сүзлек базасын булдыру өчен ноябрь аена төрле сайтлардан 500 мең текстны тәрҗемә итәргә уйлыйбыз», — диде ул.

Гөлназ Юсупова башкорт телен өйрәнү өчен үзләре ясаган биш кушымта турында сөйләде. Башкорт телен өйрәнүдә #IQБалаБаш, «Әлләсе», «ИнофонБАШ», «BASHWORD», «Салям» кушымталарын кулланып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100