news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

МТСтан иярченле ТВ җыелмасын алганда лимитсыз интернет-тарифлы карта бирәләр

Иярченле ТВ комплектына антенна-тәлинкәле приставка-приемник һәм барлык кирәкле өстәмәләр керә, абонент түләве аена 590 сум тәшкил итә.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). МТС компаниясе «Выгодное комбо» — «Отышлы комбо» конвергент продуктын тәкъдим итә. Аны сатып алганда иярченле ТВ комплектын бирәләр. Бу — антенна-тәлинкәле приставка-приемник һәм барлык кирәкле өстәмәләр белән махсус лимитсыз интернет-тарифлы карта. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Аның бәясе МТСның иярченле комплекты өчен түләгән кадәр — 2990 сум була. Әмма конвергент продуктта шул ук акчага тагын бер сим-карта да бирелә. Ул бернинди чикләүләрсез берьюлы берничә җайланмага 10 Мбит/с тизлек белән мобиль интернетны таратырга мөмкинлек бирәчәк.

Җиһазлар урнаштыру өчен аерым түләргә туры килә. Интернетны тарату җайланмасы булмаса (ә моның өчен иске телефон да ярый, тик мәгълүматны тапшыруга ярдәм итеп кенә), модем сатып алырга кирәк. Ике сервис өчен дә абонент түләве аена 590 сум тәшкил итә. Бу хезмәтләрне аерым-аерым һәм төрле компанияләрдә сатып алганда, иярченле ТВ өчен минималь түләү аена 150 сум, мобиль интернет өчен 650 сум тәшкил итәк. Ягъни МТС тәкъдиме отышлырак.

Бу акчага абонент беренчедән, яхшы тизлек белән лимитсыз мобиль интернет ала. Бу тизлек биш-алты җайланмада бер үк вакытта видео-шалтырату яки конференция, фильмнар карау өчен, шул исәптән HD форматта да, җитәрлек. Шәһәр читенә китүчеләргә ул бик яхшы туры килә. Гаилә зур булган очракта да, читтән торып эшләргә мөмкин: тизлек бөтен гаилә өчен дә җитәрлек.

Икенчедән, 200 дән артык каналга тоташтырылган «киңәйтелгән» пакетлы сыйфатлы иярченле ТВ. МТСның иярченле ТВсында сигез спорт каналы бар, тагын бишесен өстәмә түләүгә тоташтырырга мөмкин. Кино һәм сериалларны сайлап бетерә торган түгел: заманча сериаллардан һәм яраткан совет классикасыннан алып Голливуд хитларына кадәр, Американың модалы сезоннарыннан һинд сагасына, документаль циклларга кадәр утыздан артык канал бар.

10 канал балалар өчен һәм аңа биш каналдан киңәйтелгән «Балалар пакетын» өстәргә мөмкин. Өлкәннәр өчен генә дә канал бар, өстәмә түләп мондыйларны берьюлы бишне тоташтырырга мөмкин. Ял турында каналлар: аучылыктан һәм балык тотуга, йортлардан һәм утарлардан алып автомобильләр тюнингына һәм экстремаль ярышларга кадәр багышланганы бар.

Тоташу өчен https://sputnik.mts.ru сайтына керергә яки түләүсез 8 800 250 0890 номерына шалтыратырга мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100