news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ленар Сафин Аксубайда сәфәрендә төбәк юлларының күпкә яхшыруын әйтте

Татарстан транспорт министры катнашында Иске Үзи һәм Беловка авыл җирлекләрендә җитәкчеләрнең халык белән очрашулары узды.

Ленар Сафин Аксубайда сәфәрендә төбәк юлларының күпкә яхшыруын әйтте
http://aksubayevo.ru/

(Аксубай, 14 август, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Анастасия Петрова). Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Аксубай районында эшлекле сәфәр белән булып китте. Министр катнашында Иске Үзи һәм Беловка авыл җирлекләрендә җитәкчеләрнең халык белән очрашулары узды. Ленар Сафин район башлыгы Камил Гилманов белән автомобиль юллары торышын карады. Бу турыда раойн басмасы хәбәр итә.

«Мин сезнең районда еш булмасам да, тормышның яхшыруына игътибар иттем. Төбәк юллары да күпкә яхшырды. Ерак барысы түгел, Ульян өлкәсен, Чуашстан Республикасын, Удмуртияне генә мисал итеп алыйк. Әлеге төбәкләр белән чагыштырганда, без күпкә алга киттек. Әлбәттә, асфальт түшәлмәгән участоклар да бар. Якындагы берничә елда хәтта иң ерак урнашкан торак пунктларга да каты түшәмәле юллар килер дип өметләнәбез», — диде Ленар Сафин.

Очрашуда авыл кешеләре Яңа Мокшинога кадәр юл салу, Аксубай-Федоровка -Иске Үзи автомобиль юлын, Беловкада обелискны ремонтлау мәсьәләләре борчуын сөйләде. Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова җирлектә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм проблемалы мәсьәләләрне билгеләде.

«Үзара салым акчасына җирлек эчендәге юлларга вак таш җәйдек. Яңа Мокшинога кадәр юл — халыкны борчыган мәсьәлә булып кала. Ә бит авыл халкы һаман да юлсызлыктан интегә. Көчле яңгырлардан соң авылга кереп булмый. Без әлеге мәсьәләнең кайчан да булса көн тәртибеннән алыначагына өметебезне өзмибез», — дип сүзен йомгаклады Надежда Айдова.

Үз чиратында Беловка авыл җирлегендә яшәүчеләрне юлларны ремонтлауга кагылышлы мәсьәләләр генә борчымый. Авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов шул турыда бәян итте.

«Безне, барыннан да бигрәк, Сөлчә елгасы аша күпер төзү кызыксындыра. Үзара салым акчасына авыл урамнарын тәртипкә китерәбез — вак таш түшибез. Шулай ук авыл мәдәният йортына яңа төсмер бирәсе иде», — дип белдерде Илсур Мәхмүтов.

«Уртак көч белән без яхшы юллар, спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыклары төзиячәкбез. Аксубайда төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, авылларга күчәчәкбез. Яшьләр кече ватаннарында калсыннар өчен, аларны эш урыннары белән тәэмин итү мөһим», — дип йомгак ясады очрашуга район башлыгы Камил Гилманов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100