news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апас районы Урта Балтай мәктәбе директоры республика бәйгесендә җиңгән

Резедә Сәлахова «Гаилә архивын тапшыр» бәйгесенә әтисенең документларын җибәргән.

Апас районы Урта Балтай мәктәбе директоры республика бәйгесендә җиңгән
http://apastovo.ru/

(Апас, 14 август, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районының Урта Балтай мәктәбе директоры Резедә Сәлахова Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган республикакүләм бәйгедә беренче урынга лаек булган.

«Гаилә архивын тапшыр» бәйгесенә кырыкка якын эш килгән.

«Кадерле әтиебез, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Мәхмүт Сәлахов турында документларны тәртипкә китереп, китап ясап, видеоязмалар төшереп җибәрдем. Татарстан Республикасының үсешенә зур өлеш керткән, бигрәк тә Апас районы үсешендә зур роле булган мәртәбәле шәхеснең эше игътибарга лаек», — диде Резедә Сәлахова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100