Казан Кремле янында WorldSkills хэштегы урнаштырдылар

Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар хэштег фонында фотога төшә башлаган.
(Казан, 14 август,«Татар-информ»). Бүген Казан Кремле янында Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты алдыннан #WorldSkills Kazan 2019 хэштегын урнаштырдылар. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.«Яңа арт-объектны Казан халкы һәм кунаклар бәяләгән, Кремль фонында хэштег белән матур фотографияләр килеп чыга», – диелгән хәбәрдә.Хэштег монда моңа кадәр куелган шар һәм йөрәк рәвешендәге чәчәк композицияләрен, шулай ук чемпионат талисманнары – Алмаз һәм Алтын сыннарын тулыландырды. «Татар-информ» агентлыгы аларны урнаштыру турында хәбәр иткән иде. WorldSkills Kazan 2019 Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Ул дөньяның 63 иленнән 1300дән артык конкурсантны җыячак, алар 56 компетенциядә үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәчәк.