Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикә скверы төзелә

Җирле татар җәмгыяте иницияативасы буенча биредә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куелачак.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикә скверы төзелә башлаган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хан мәчете янәшәсендәге агачларны һәм куакларны, туфрактагы үләнне кискәннәр. Тиздән эшчеләр тротуар плитәсе җәяргә җыена.

Җирле татар җәмгыяте инициативасы буенча биредә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куелачак, ә скверны урам фонарьлары һәм кече архитектура сыннары бизәячәк, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.