Экология министры: Идел-Кама каскады сусаклагычларындагы хәлләр җайга салынды

13 августка Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 52,83 м тәшкил итә.
(Казан, 14 август, "Татар-информ").  Идел-Кама елгалары сусаклагычларындагы хәлләр җайга салынган. Бу турыда  Су ресурслары федераль агентлыгында утырышта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков әйткән. Министрлыкның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.Мәскәүдә Идел-Кама каскады сусаклагычларының эшен җайга салу турында сөйләшү булды. “Уртак тырышлык белән Идел-Кама каскады сусаклагычларындагы хәлләр җайга салынды. Су ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану буенча үз вакытында күрелгән чаралар планлаштырылган чорга су биеклеген тиешле күрсәткечкә җиткерүгә ирешү мөмкинлеге бирде,” – диде Александр Шадриков. Хәзерге вакытта Идел-Кама сусаклагычларында су хуҗалыгына бәйле хәлләр тотрыклы. Гидроузеллар эше билгеләнгән күрсәткечләргә туры килә. 13 августка Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 52,83 м (БС) тәшкил итә.