14 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Ватаным Татарстан" Корбан мәҗлесе уздырды, Мөхәммәтшин Түбән Камада завод хезмәтчәннәре белән очрашты, Казанга ун көнгә эсселек кайтты.
Казанда «Татар киносы атналыгы» программасы билгеле / Соңгы ике елда Татарстан режиссерлары төшергән фильмнарны 23-31 августта «Мир» кинотеатрында күрсәтәләр. Республика балалар хастаханәсенә журналлар һәм фотокүргәзмә бүләк иттеләр / Хәйрия акциясе «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте катнашында узды.Татарстанда илкүләм проект буенча 39 коррекцион мәктәптә җиһазлар яңартыла / Җиһазлар хезмәт остаханәләре, психолог, дефектолог, логопед һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү кабинетлары өчен бирелә.Равил Кузюров халыкның урманнан корыган агач җыю хокукын файдаланмавын әйтте / Урманны корыган агачлардан урман хуҗалыгы хезмәткәрләре чистарта.Рөстәм Миңнеханов Әстерхан һәм Калмыкия җитәкчеләре белән хоккей уйнады / Бату Хасиков һәм Игорь Бабушкин Татарстанга эшлекле сәфәр белән килде.Татарстанда һава температурасы 34 градуска кадәр күтәрелүне кире кактылар / Идел буенда 25-30 градуска кадәр җылы һәм кыска вакытлы яңгырлар көтелә.КФУ профессоры: Казанга ун көнгә эсселек кайтты / Юрий Переведенцев мәгълүматларына караганда, якындагы атнада башкалада тәүлеклек уртача температура нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.Татарстан дәүләт архивы балаларны шәҗәрә төзергә өйрәтте / Шәҗәрә төзү буенча мастер-класска һәм күргәзмә карарга 19 бала җыелды.Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Камада завод хезмәтчәннәре белән очрашты / ТР Дәүләт Советы Рәисе эш сәфәре кысаларында ЦМК-шиналар заводында, яңа мәктәптә һәм спорт комплексында булды.Корбан бәйрәмен оештыруга бер меңгә якын волонтер җәлеп ителде / Быел Корбан гаете көнне Казанда берничә мәйданчыкта ТР мөфтияте һәм башкала мөхтәсибәтләре тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды.Марат Әхмәтов Чүпрәле, Апас һәм Кайбычта урып-җыю эшләре барышы белән танышты / «Бүген игенчеләр алдына куелган төп бурыч - уңышны кыска срокларда сыйфатлы җыеп алу, - диде Марат Әхмәтов.“Иске Казан Түгәрәк уены” фестиваленең программасы билгеле булды / Республика татар фольклоры фестивале “Иске Казан Түгәрәк уены” 22 августта сәгать 14.00дә Иске татар бистәсендә үтәчәк."Ватаным Татарстан" газетасы редакция тарихында беренче Корбан мәҗлесе уздырды / “Матугат көне дә, Өлкәннәр көне дә бар, әмма сезнең белән очрашыр өчен, шушы бәйрәмне кулай дип таптык”, - диде баш мөхәррир Гөлнара Сабирова.Татарстанда һәр бишенче архив документын цифрлы форматка күчерәчәкләр / Татарстан Дәүләт архивы 2020 ел ахырына кадәр якынча 4,5 млн документны цифрлаштырачак.