news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«ШАЯН ТВ» каналы үз логотибы төшерелгән сувенир продукциясен сата башлый

Футболка, кепка, каләм, блокнот, пазл, магнит һәм башка әйберләрне «ШАЯН ТВ» каналы сайтыннан сатып алып була.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). «ШАЯН ТВ» балалар каналы үзенең сувенир продукциясен сатуга чыгара башлый. Бу турыда телеканалның матбугат хезмәте хәбәр итте.

«ШАЯН ТВ» каналы логотибы төшерелгән футболка, кепка, каләм, блокнот, пазл, магнит һәм башка әйберләр сатуда булачак. Аларны shayantv.ru сайты аша алу мөмкинлеге булдырылган.

«Каналның нәни дуслары өчен мондый истәлекле бүләкләр бик кадерле булачак. Тизрәк безнең сайттагы онлайн кибеткә рәхим итегез!» диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100