news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында Сабантуй үткәрделәр

Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», «Минзәлә», Илшат Вәгыйзов). Минзәләдә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре милли бәйрәм Сабантуй үткәрде. Бу хакта район газетасы яза.

«Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Максаты: татар халык бәйрәме-Сабантуй турында күзаллауны киңәйтү; милли бәйрәмнәргә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү; кешеләр арасында, төрле милләтләргә карата дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү», — диде интернат-йортның директоры Ирина Исмәгыйлева.

Әби — бабайлар дәртле музыка астында биеделәр, үзләре җырлар җырладылар. Социаль хезмәт алучылар кашык һәм йомырка белән йөгерү, таяк тартышу, бүләкләр кисү, чүлмәк вату, балык тоту кебек ярышларда актив катнаштылар.

Халыкның кәефе күтәренке иде. Күңелле Сабантуй бик күп уңай тәэсирләр калдырды һәм барысына да күтәренке кәеф бүләк итте. Һәм катнашучыларның күбесе мондый чараларның мөһимлеген, бигрәк тә өлкәннәр өчен мөһимлеген билгеләп үттеләр. Җиңүчеләр һәм актив катнашучылар кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде, диелә әлеге хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100