news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгать контроле үзәге каршында торак милекчеләре ширкәте клубы оештырылган

Дмитрий Романов торак милекчеләре ширкәте рәисләре белән очрашканда торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр тупланыр дип өметләнә

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге Төбәк җәмәгать контроле үзәге каршында торак милекчеләре ширкәте (ТМШ) клубы оештырылган. Якын арада беренче очрашу уздырылачак. Бу хакта төбәк җәмәгать контроле үзәге башкарма директоры Дмитрий Романов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

 «Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе ТМШ җитәкчелегенең торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә белемнәре җитмәү белән бәйле. Каядыр җыелыш уздыру форматы дөрес булмаган, каядыр беркетмә дөрес тутырылмаган, яисә башка ялгышлыклар киткән. ТМШ рәисләрен җыеп, аларга бушлай консультацияләр бирәсебез килә», — дип сөйләде Дмитрий Романов.

Спикер сүзләренә караганда, бүгенге көндә торак милекчеләре ширкәте эшчәнлегенә карата законнар камил түгел. «Очрашу вакытында, бәлки, бу өлкәдә законнарга үзгәрешләр кертү өчен тәкъдимнәр дә тупланыр», — дип өметләнә җәмәгать контроле үзәге башкарма директоры.

Хәзерге вакытта дистанцион рәвештә семинарлар уздыру буенча эш башланган. Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча белемен арттырырга теләгән һәр кеше бушлай катнаша алачак. Бу өлкәдә хәбәрдар булырга теләүчеләр, шул ук вакытта мәгълүматны каян алырга белмәүчеләр күп.

«Мәсәлән, Россия Хөкүмәтенең 424 нче кары нигезендә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен вакытында түли алмаучыларның электр энергиясен, суны, газны киләсе елның 1 нче гыйнварына кадәр идарәче компанияләр өзә, яисә пени, штрафлар түләтә алмауларын, шулай ук исәпләү җайланмаларының эшләвен тикшерүне таләп итә алмауларын халык белеп бетерми», — дип искәртеп үтте Дмитрий Романов.

Кайвакыт кешеләр юк кына мәсьәләне хәл итү өчен хакимият органнарына мөрәҗәгать итәләр, алардан җавап килгәнен көтәләр. Башта каядыр барганчы җәмәгать контроле үзәгенә шалтыратып консультация алу күп очракта, бәлки, отышлырак булыр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100