Синоптиклар көчле җил һәм яшенле яңгыр турында кисәтә

Җил тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Бүген, 14 июльдә, Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе игълан итте.

Татарстанда яшен, көчле яңгырлар, боз явуы һәм көчле җил булуы көтелә.

Җил тизлеге 15-20 метрга җитәчәк, урыны белән 24 метрга кадәр көчәячәк.