Лаеш районында җилкәнле регатада WorldSkills әләме эстафетасы узды

Әләм Лаешка Балык Бистәсе районыннан килде.
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). WorldSkills әләме эстафетасы Лаеш районында булды. Бүген районда җиденче “Җилкәнле регата” ачылышы булды. Бу хакта “Камская новь” газетасы яза.Әләм Лаешка Балык Бистәсе районыннан килде.Эстафетаны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры, Татарстанның җилкәнле спорт федерациясенең попечительләр советы рәисе Альберт Кәримов, шулай ук район халкы каршы алды. Чарага мәртәбәле кунак буларак Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов һәм аның хәләл җефете Әлфия Солтанова килгән иде.Альберт Кәримов әйтүенчә, WorldSkills стандартлары буенча 45нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты әләме эстафетасы Россия һәм Татарстан икътисадының уңышлы үсеше өчен нигез булып тора. Лаешка килер алдыннан чемпионат билгесе космоста, дөньяның 19 илендә, Россиянең 24 төбәгендә һәм республиканың күп районнарында булды.Михаил Фадеев әләмгә район гербының тегелгән билгесен төшерде. Альберт Кәримов Михаил Фадеевка WorldSkills әләме эстафетасы катнашучысы флагын тапшырды.