14 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Чаллыда фотограф һәм рәссам Фаил Исламов вафат булган, Россиядә минималь хезмәт хакы артачак, иртәгә томан, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.
Чаллыда танылган фотограф һәм рәссам Фаил Исламов вафат булган / Фаил Исламов 15 ел дәвамында “Көмеш кыңгырау” газетасында эшләде.Россиядә дүрт миллион кешенең минималь хезмәт хакы артачак / 2020 елда минималь хезмәт хакын 850 сумга арттырырга җыеналар.Татарстанда томан, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә / Казанда яшенле яңгыр һәм 17 метр тизлектәге җил булачак дип фаразлана.Черногориядә беренче тапкыр Сабан туе узган / Беренче Сабан туе Тиват шәһәре пляжында узган.Лаеш районында җилкәнле регатада WorldSkills әләме эстафетасы узды / Әләм Лаешка Балык Бистәсе районыннан килде.