Юлларда һәлакәтләр саны кимүгә карамастан, гомуми вәзгыять шатланырга җирлек бирми

Республикада җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүнең торышы канәгатьләнерлек түгел

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Агымдагы елның узган 6 аенда Татарстанда юл-транспорт һәлакәтенең 2247 очрагы теркәлгән. Аларда 2913 кеше төрле имгәнү һәм җәрәхәтләр алган, 256 кеше һәлак булган. Узган ярты ел эчендәге статистика, 2009 елның шул чорына караганда, һәлакәтләрнең, аларда имгәнүче һәм үлүчеләрнең кимүен раслый. Юл-транспорт фаҗигаләре 125 очракка, үлүчеләр 3 кешегә, яраланучылар 36 кешегә кимрәк булган.
“Һәлакәтләр саны бераз кимүгә карамастан, гомуми вәзгыять шатланырга җирлек бирми әле”, -ди ТР ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, республикада җәяүлеләр иминлеген тәэмин итүнең торышы канәгатьләнерлек түгел. Бүген җәяүлеләр өчен һәр биш юл аша чыгу урынының берсе куркынычсызлык кагыйдәләренә җавап бирми. Аларга тиешле җиһазлар куелмаган, юл аша чыгу урыннарына махсус билгеләр ясалмаган. Май аенда Арчада бала белән булган юл фаҗигасендә дә юл аша чыгу урынының җиһазланмавы сәбәпче булды.
Гомумән алганда, узган ярты елда теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең 27 процентка якыны автомобиль юлларына туры килә. Федераль әһәмияттәге юлларда чыккан аварияләрнең нәтиҗәләре аеруча аянычлы. Аларда зыян күргән һәр 100 кешенең 18 е үлемгә китергән травма алган.