Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә ТРның коррупциягә каршы көрәш тәҗрибәсе белән уртаклаша

Моннан тыш, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси совет Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Идел буе төбәкара координация советы утырышында катнашачак

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә РФ ФҖ Федерация Советының РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары белән бәйләнешләр буенча Советы утырышында катнашачак. Совет утырышы “Россия Федерациясе субъектларының коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсе” дигән темага багышлана.

Әлеге утырышта РФ Президенты Дмитрий Медведевның да катнашуы көтелә.

Фәрит Мөхәммәтшин Совет утырышында республикада коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшчәнлек тәҗрибәсе турында чыгыш ясаячак.

Моннан тыш, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси совет Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Идел буе төбәкара координация советы утырышында катнашачак. Анда “бердәмроссиялеләр” “Идел буе федераль округының 2010 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе. 2010-2012 елларга программа” төбәкара конференциягә әзерлек мәсьәләләре турында сөйләшәчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.