Чаллыда коррупциягә бәйле җинаятьләр саны арткан

Узган елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда, быел мондый тйр хокук бозулар саны 80 процентка күбрәк

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Чаллыда коррупция җинаятьләренә кагылышлы матбугат конференциясе узды. Анда быелның 6 айлык эшчәнлеге буенча хисап тоттылар, дип хәбәр ителә “Шәһри Чаллы” газетасында.
Шәһәр эчке эшләр идарәсенең тикшерү бүлеге башлыгы, юстиция подполковнигы Альберт Сорокин сүзләренә караганда, быелның 6 ае эчендә коррупциягә бәйле 10 җинаять эше судка җибәрелгән. (Бу, 2009 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, 80 процентка күбрәк). Суд эшләренең күпчелеге (44 процент) югары уку йортлары исәбенә туры килә икән. Икенче урында – табиблар (16 процент). Өченче урында – юл хәрәкәте хәвефсезлеген саклаучылар (11 процент). Коррупциягә кагылышлы тагын бер кызыклы статистика – гаепләнүчеләрнең 83 проценты - ир-ат, 17 проценты гына хатын-кызлар.
Матбугат конференциясендә инде хөкем карары чыгарылган эшләр хакында да сүз булды. Узган ел бер ачык акционерлык җәмгыяте инженеры 35 мең сум күләмендә ришвәт алып, бер җәмгыятьнең объектларын законсыз рәвештә электр челтәренә ялгаган. Суд инженерны 15 мең сум күләмендә штрафка тарткан һәм 3 ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Өстәвенә, ике ел дәвамында аны җитәкче вазифаларына биләү дә тыелган.
Судка барып җиткән эшләрнең тагын берсе – табиб-офтальмолог баланы инвалид буларак тану өчен 6 мең сум күләмендә ришвәт алган.
Конференциядә Альберт Сорокин шәһәр халкын тәртип сакчылары белән хезмәттәшлек итәргә чакырды.