Кама Аланында юлларны төзекләндерәләр

Яктырту системасын алыштыру 5,7 миллион сумга төшәчәк
(Кама Аланы, 14 июль, «Татар-информ», Галина Митина). Кама Аланында муниципаль берәмлек территориясе буенча үтә торган республика магистрале участокларында яктырту системасын капиталь ремонтлау эшләре башланган.
Берничә металл багана урнаштырылган инде, аларга заманча яктырту лампалары беркетеләчәк. Җир асты кабель коммуникацияләрен үткәрү өчен әзерлек эшләре алып барыла. Яктырту системасын алыштыру 5,7 миллион сумга төшәчәк.
Уен бизнесы зонасы яныннан үтә торган юл участогын тәртипкә китерү өчен 10 миллион сум тирәсе акча сарыф ителәчәк. Биредә юлны капиталь ремонтлау эшләре башланган инде.