Бүген Казанда французларның милли бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр

Татарстанлылар Бастилияне алу көнен билгеләп үтәргә җыена
(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген французлар милли бәйрәмнәрен – Бастилия ныгытмасын штурмлау көнен билгеләп үтә. Мәгълүм булганча, 1789 елда Париж халкы король деспотизмы символы булган Бастилия төрмә-ныгытмасын штурм белән алып, аннан 7 тоткынны иреккә чыгара. Әлеге вакыйга Бөек француз революциясенә башлангыч бирә.
Бастилияне алу көне Франция бәйрәме саналса да, аны кешелек тархында булган бөек вакыйгаларның берсе буларак, дөньяның төрле илләрендә билгеләп үтәләр. Дөрес, бүгенге халыкның күбесе инде бу бәйрәмне революция белән генә бәйләп карамый.
Бүген Казанда да Бастилия көнен бәйрәм итәчәкләр. Чара «Желтая кофта» (Маяковский ур, 24 а) ресторан-клубында узачак. «Альянс Франсез» үзәгеннән хәбәр итүләренчә, чара кичке сәгать 7 дә башланачак. Кичәдә Виктор Гюго, Эмил Верхарн һәм урта гасыр француз шагыйрьләре сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак, уенннар, конкурслар уздырылачак. Француз революциясе башлануы хакындагы театральләштерелгән тамаша бәйрәмнең бизәге булачак.