Армиядә хезмәт итү вакыты озайтылмаячак

Гаммәви мәгълүмат чараларында көзен Россия Армиясе сафларында 2 ел 8 ай хезмәт итәргә туры киләчәк, дигән хәбәрләр таралды.
(Казан, 14 июль, "Татар-информ"). Әле армиягә бармаган чакырылыш яшендәге күп кенә яшьләрне гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән көзен Россия Армиясе сафларында 2 ел 8 ай хезмәт итәргә туры киләчәк, дигән хәбәрләр куркуга салды.
Әмма бу хәбәрне матбугат конференциясе вакытында генераль штаб җитәкчесе урынбасары генерал-полковник Василий Смирнов кире какты. “Киләчәктә чакырылырга тиешле гражданнар бер ел гына хезмәт итәчәк”, - дип ассызыклады ул.