news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яңа сквер барлыкка киләчәк

Анда тренажерлар урнаштырылачак, юллар төзеләчәк, чәчәк түтәлләре тәртипкә китерәләчәк.

(Чаллы, 14 июнь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Чаллы шәһәренең «Яшьлек» территориаль иҗтимагый үзидарәсе «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча территориаль иҗтимагый үзидарә проектлары» дип исемләнгән шәһәркүләм бәйгедә грант отты.

Аның кысаларында 65/20 һәм 65/21 йортлары янында «Яшьлек» скверы барлыкка киләчәк. Биредә тренажерлар урнаштырылачак, юллар төзеләчәк, чәчәк түтәлләре тәртипкә китерәләчәк. 

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100