Апас районы Сабан туенда битум терминалы төзү буенча икеяклы килешү төзелде

Инвестицион проектны «ТА Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте гамәлгә ашырачак.

(Апас, 14 июнь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апас районы территориясендә битум терминалы төзү буенча зур инвестицион проектны «ТА Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте гамәлгә ашырачак.

Аның нигезендә битум материалларының киң ассортиментын саклау һәм җитештерү өчен заманча автоматлаштырылган комплекс — битум терминалы төзү планлаштырыла. 

Район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм «ТА Групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Эмиль Алиев Сабан туе барышында тантаналы төстә икеяклы килешүгә имза куйдылар.