Зәйдә “Тоннель” операциясе юлдагы кимчелекләрне ачыкларга ярдәм иткән

Транспорт чарасының төзек булмавы, балаларны утыртып йөрү өчен махсус креслоның булмавы һ.б кагыйдә бозулар теркәлгән.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов ). Зәйдә “Тоннель” операциясе юлда килеп чыга торган кимчелекләрне ачыклаган. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Чара вакытында транспорт чарасының төзек булмавы, машина йөртүченең йөртү таныклыгы үзе белән булмавы, балаларны утыртып йөрү өчен махсус креслоның булмавы ачыкланган.
 
Транспортның дәүләт теркәү билгесе ГОСТка туры килмәү, өч машина йөртүченең ОСАГО полисы булмау, машина тәрәзәләрен караңгылату, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларның вакытында түләнмәве белән бәйле кагыйдә бозулар да булган.