Зәй юл инспекторлары җәйге лагерьларда ял итүчеләр белән очраша

Алар балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, кагыйдәләрне исләреннән чыгармау буенча әңгәмәләр уздыра.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов ). Хәзерге вакытта шактый балалар шәһәр-районның мәктәп яны лагерьларында ял итә. Алар янында Зәй районы ЮХИДИ хезмәткәрләре дә еш була. Бу хакта җирле басма яза. 
 
Алар балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү, кагыйдәләрне исләреннән чыгармау буенча әңгәмәләр уздыра. 
 
Кайбер очракларда лагерьда юл йөрү кагыйдәләре буенча ярышлар да үтә. Лагерьларның берсендә балалар  өлкәннәр күзәтчелегендә велосипедта ярышты, диелә хәбәрдә.