Болакны «киптерү» фонтан җиһазларын ремонтлау һәм монтажлау белән бәйле

Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Болакта суның юкка чыгуына карата борчылу белдерде.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Артур Казанцев). Казан мэриясендә Болакны «киптерү»нең сәбәбе хакында сөйләделәр. Бу фонтан җиһазларын ремонтлау һәм монтажлау белән бәйле. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

«Болактагы суның биеклеге көйләнә. Хәзерге вакытта ул, фонтан җиһазларын ремонтлау һәм монтажлау эшләре алып барылу сәбәпле, киметелде», - диелә хәбәрдә.

Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә Болакта суның юкка чыгуына карата борчылу белдергән иде.

Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, атна дәвамында барлык эшләр төгәлләнәчәк һәм Болакта суның биеклеге яңадан күтәреләчәк.