Апаста талпаннар активлаша

Бүгенгә районда табибларга мөрәжәгать иткән 3 кешенең талпаннардан зыян күрүе ачыкланган.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз"). Апас район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Алмаз Юнысов апаслылар һәм кунакларны табигатьтә ял иткәндә бик сак булырга өнди. Алардан районда зыян күрүчеләр дә бар инде. Бу хакта җирле басма яза. 
 
"Кызу җәй айларында кыр тычканнары, талпаннар активлаша. Бүгенгә районда табибларга мөрәжәгать иткән 3 кешенең талпаннардан зыян күрүе ачыкланды", - ди ул. 
 
Бер апаслының ГЛПС йогышлы чире белән авырып китүе билгеле. Бу бәлага тарыган кешеләрне аерым исәпкә куеп, тиешле барлык интенсив дәвалау чараларын кулланалар, диелә хәбәрдә.