Актаныш механизаторлары тарихи табылдыкка юлыккан

Бакырдан ясалган әлеге зур ханҗәр еллар, гасырлар үтсә дә, үзенең үткенлеген югалтмаган.
(Казан, 14 июнь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). “Актаныш” агрофирмасы механизаторлары Сөн елгасы буендагы бер басуда тарихи табылдыкка юлыккан. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Бакырдан ясалган әлеге зур ханҗәр еллар, гасырлар үтсә дә, үзенең үткенлеген югалтмаган.
 
Кызганыч, металл озак еллар җирдә ятканга, әлегә табылдыкның язуларын һәм, гомумән, аның кайсы чорга туры килгәнен тәгаен генә әйтеп булмый. Әмма, төптән, ерактан икәне көн кебек ачык. Нефть трассасы үткән җирдән ерак түгел табылган ул. Шул сәбәпле, туфрак белән өскә менгән дип фаразларга була, диелә хәбәрдә.