Хезмәт министрлыгы 2018 елда эшсезлек буенча пособия күләмен үзгәртмәскә тәкъдим итте

Карар проекты минималь пособияне 850 сум, ә максималь пособияне 4900 сум итеп калдыруны күз уңында тота.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). 2018 елда эшсезлек буенча пособия быелгы кебек үк дәрәҗәдә калырга мөмкин. Бу хакта Хезмәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән һәм норматив актлар порталында басылып чыккан Россия Федерациясе хөкүмәте карарында әйтелә, - дип хәбәр итә ТАСС. 

"Россия Федерациясе хөкүмәте карары проектында, 2018 елга эшсезлек буенча пособиенең минималь һәм максималь күләмен 850 һәм 4900 сумнарда билгеләү күздә тотыла дип әйтелә карар проектының аңлатма язуында. 

Министрлык мәгълүматлары буенча, 2017 елның 1 маена Россиядә эшсезлекнең рәсми теркәлгән дәрәҗәсе икътисади актив халык санының 1,2 процентын тәшкил иткән. 2017 елның 31 маена эш бирүчеләрдән вакансияләр 1,6 миллион берәмлекне тәшкил иткән.