Түбән Камада “Чиста шәһәр” акциясе тәмамлану алдында

Түбән Камада “Чиста шәһәр” акциясе тәмамлану алдында

(Түбән Кама, 14 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Каманы санитар чистарту буенча ике айлык ахырына якынлаша. Бүген шәһәр урамнарын төзекләндерү буенча иң зур күләмле акция үтте.

Бүген иртән утыз предприятие хезмәткәрләре чүп-чар җыярга һәм юл каймаларын агартырга чыкты. Бер көн эчендә аларга беркетелгән территорияләрдән 10 кубометр чүп чыгарылды. Иртәгә Түбән камада “Чиста шәһәр” акциясенең соңгы көне үтәчәк һәм якын көннәрдә ике айлыкка нәтиҗәләр ясалачак.