Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе “Яшүсмер” операциясе үткәрә

Түбән Кама Эчке эшләр идарәсе “Яшүсмер” операциясе үткәрә

(Түбән Кама, 14 июнь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Түбән Камада “Яшүсмер” гомумреспублика операциясе старт алды. 25 августка кадәр шәһәр Эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре төрле идарә һәм социаль учреждение хезмәткәрләре белән берлектә җәйге каникул вакытында әти-әниләре игътибарыннан читтә калган гаиләләрдә булачак. Моннан тыш, тәртип сакчылары балигъ булмаган яшүсмерләр еш җыела торган урыннарны (әлеге исәпкә беренче чиратта базарлар керә), шулай ук Түбән Кама автовокзалын аерым контрольгә алырга ниятли.

“Яшүсмер” операциясе өч этапта узачак, аларның һәркайсының үз максаты бар. Июнь аенда милиция хезмәткәрләре наркотиклар кулланучы яшүсмерләрне ачыклаячак, ә июльдә караучысыз калган балаларны үз күзәтчелеге астына алачак. Соңгы этапта тәртип сакчылары начар юлга баскан балаларның ата-аналарының “хәлен” белергә ниятли.