Сессия алдыннан комитет утырышлары узды

Сессия алдыннан комитет утырышлары узды

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Чулпан Нәбиуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы сессиясенә кадәр бер юлы 3 комитет утырышы узды.

Депутатлар бюджет, салым һәм финанслар, дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә һәм мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетларында Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә каралачак берничә закон проектын карады. ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР Хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы һәм ТР Социаль яклау министрлыкларын берләштерү мәсьәләсе тикшерелде. Фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетында барлыгы 9 закон проекты каралды. Аларның сигезе төбәкләрнең Россия Дәүләт Думасына закон инициативасы белән мөрәҗәгать, берсе «Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге турындагы» законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты. Халык ышанычлылары барлык проектларны да хупларга дигән карарга килде.