“Киев сандугачы” фестивале быел да зурлап үткәрелде

“Киев сандугачы” фестивале быел да зурлап үткәрелде

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Инде берничә ел рәттән Киев шәһәренең “Туган тел” татар җәмгыяте оешмасы җитәкчелеге, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, “Киев сандугачы” Халыкара җыр бәйгесе үткәрә. Быел да ул зурлап үткәрелде.

Төрки-татар җыр бәйгесендә украин, рус, әзәрбәйҗан, кырым татары, төрек, яһүд, татар, үзбәкләр милләте вәкилләре катнашты. Алар барысы да, асылда, татар телендә җырладылар. Беренче мәртәбә быел Украина җирлегендә быел Рәшит Ваһапов исемендәге җыр фестивале дә үткәреленең дә үткәрелде. Әлег чараларда исә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов жюри рәисе буларак катнашты. Фестивальдә җырчы Бөтендөнья татар конгрессы юллавы буенча барды.

“Киев сандугач”ында төрле номинацияләрдә үтте һәм анда татар җырын башкаручы 200дән артык кеше катнашты. Араларында Мински, Житомир, Киев, Симферополь, Кырым, Ялта, Лугански, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка калалардан да килгән биючеләр, милли уен коралларында уйнаучылар да бар иде. Гран-прига Рәшит Ваһапов репертуарыннан татар халык җыры “Рәйхан”ны башкарган Мәскәү егете Рөстәм Шәрәфетдинов лаек булды. Беренче урынга Киев шәһәреннән Рөстәм Галиев, икенче урынга якташым — Апас кызы Ләйсән Әбиева ия булды.