Казанда Түбән Новгородның “Мәдинә” нәшрияты басмаларын тәкъдир итү булды

Казанда Түбән Новгородның “Мәдинә” нәшрияты басмаларын тәкъдир итү булды

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференцияләр залында Түбән Новгородның “Мәдинә” нәшрият йорты тарафыннан дөнья күргән басмаларны тәкъдир итү чарасы булды. Очрашуга ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре буенча совет рәисе Ренат Нәбиев, Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов, Казандагы Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, “Мәдинә” нәшрияты генераль директоры Дамир Мөхетдинов, шулай ук башкала һәм Мәскәү галимнәре катнашты.

Җыенны сәламләү сүзе белән Рафаил Хәкимов ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул “Мәдинә” нәшриятының эшчәнлегенә югары бәя бирде.

“Билгеле булганча, Исламны, аның тарихын, үсешен, юнәлешләрен өйрәнү — бүгенге көндә актуаль. Әлеге юнәлештә төрле нәшриятларда Ислам буенча китаплар дөнья күрә. Шулар арасында “Мәдинә” нәшрияты төп көчен көн таләбенә туры килердәй басмаларга юнәлтүе белән аеруча әһәмияткә ия”, - дип белдерде Дин эшләре буенча совет рәисе Ринат Нәбиев. Ул шулай ук “Мәдинә” басмаханәсе белән берлектә, дистәдән артык китаплар эшләнеп дөнья күрүе турында да мәгълүмат бирде. Моннан тыш, тәүге тапкыр оештырылган мондый төр тәкъдир итү чараларының дәвамлы булачагына, тагын да оешканрак төс алырына өметләр баглады. Нәшрият белән алга таба да хезмәттәшлек итәрбез дигән теләктә калды.

Дәреслекләр булмау — мөселман мәгарифендә иң зур проблемаларның берсе булып тора. Үзенең чыгышында Рәфыйк белән генә чикләнеп калырга тиеш түгеллеген, аның яңа этапка күчәргә тиешлеген ассызыклады, шул нисбәттән, дәреслекләр төзү, нәшер итү эшенә тагын да җитди карарга кирәклегенә басым ясады.

Нәшрият директоры Дамир Мөхетдинов оешманың эшчәнлегенә тулырак тукталып, аның Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Казан шәһәрләре, Дагыстан, Үзбәкстан һәм башка илләр галимнәре белән хезмәттәшлек итүе турында мәгълүмат бирде.

Мәгълүм булганча, әлеге нәшрият Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган һәм ул Ислам дини тәгълиматлары, дин тарихы, шулай ук бүгенге көн мөселман җәмгыятенең хәле, Россия мөселманнары мәдәнияте буенча басмалар нәшер итү юнәлешендә эш алып бара. Шулай ук биредә тәфсир, фикх, гакыйдә, Ислам тарихы буенча да дини уку йортлары өчен дәреслекләр бастырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: нәшрият эшчәнлегенә рус телендәге “Медина аль-Ислам” дигән атналык газета, “Минарет” һәм “Ислам на Нижегородчине” журналлары, “Фаизхановские чтения”, ”Рамазановские чтения”, “Мавлид ан-Набий” җыентыклары, “Ислам в современном мире” альманахы, “Форумы российских мусульман” бюллетене дә керә.

Оешып эшли башлавына ике ел гына булса да, нәшрият тарафыннан зур кыйммәткә ия булган 100дән артык дини басма, уку әсбаплары нәшер ителгән.

Бүгенге көндә яңа гына табадан төшкән басмалар да бар. Алар — Абделхәмид Тахмазның “Ханафитский фикх. Каноны религиозной практики”, “Ханафитский фикх. Семейно-брачные отношения” хезмәтләре, Рөстәм Батырның “Абу Ханифа. Жизнь и наследие” китабы һәм “Ислам на Нижегородчине” дигән энциклопедик сүзлек һәм башка ике дистәгә якын басма. Боларның барысы турында да Дамир хәзрәт мәгълүмат биреп узды.

Д.Мөхетдинов белдерүенчә, Абдулла Йосыф Алиның рус телендәге “Коръән тәфсире” аеруча игътибарга лаек. Ул новгородлыларга бүләк рәвешендә нәшер ителгән.

Басмага әзерләнгән китаплар да шактый. Алар арасында корбан чалу турында бай мәгълүмат туплаган “Ханафитский фикх в новом обличье”. Китаб аль-курбан”, Р.Батырның “Китаб ат-тахарат”, шулай ук “Ислам в Москве и Подмосковье” дигән энциклопедик сүзлек тә бар.

Бүгенге җыенда басмаларны тәкъдир итү белән бергә, алар буенча фикер алышу да булды.