Гасыр урталарында Россиядә яшәүче дүрт кешенең берсе мөселман булырга мөмкин

Гасыр урталарында Россиядә яшәүче дүрт кешенең берсе мөселман булырга мөмкин

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»).Россиядә 20 миллион кеше ислам динен тота һәм үзен мөселман дип саный. Әгәр мөселманнар саны бүгенге темплар белән арта, ә илдәге демография хәле начарлана бара икән, гасыр урталарында һәр дүртенче Россия кешесе мөселман булырга мөмкин, дип хәбәр итә «IslamNews».

БМО фаразлары буенча, гасыр урталарында Ямән халкы Россиядәгедән артыграк булачак. Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче азәрбәйҗаннарның Бакудагыдан артыграк, татарлар да Казандагыдан күбрәк булырга мөмкин. Россиядә ислам динен тотучылар саны арта баруга бәйле рәвештә, мөселман лидерларының кайберләре Россия гербыннан православие тамгасын алып ташлауны таләп итәргә мөмкин. Мөселманнар җәмгыяте илдә вице-президент вазифасын кертү һәм әлеге урынга ислам динен тотучы кешене билгеләү мәсьәләсен дә кузгата ала.