Фәрит Мөхәммәтшин «Союз правых сил» партиясенең федераль сәяси советы рәисе Никита Белыхны кабул итте

Фәрит Мөхәммәтшин «Союз правых сил» партиясенең федераль сәяси советы рәисе Никита Белыхны кабул итте

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). 14 нче июнь көнне «Бердәм Россия» партиясенең Татарастанда бүлеге лидеры Фәрит Мөхәммәтшин «Союз правых сил» партиясенең федераль сәяси советы рәисе Никита Белыхны кабул итте. Никита Белых Казанга партиянең төбәктәге бүлеге эше белән танышыр өчен килгән.

Очрашу барышында Дәүләт Думасына киләсе сайлауларга кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Никита Белых әлеге сөйләшүгә зур бәя бирде.