Депутатлар мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешен тикшерде

Депутатлар мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлешен тикшерде

(Казан. 14 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Татарстандагы мәҗбүри медицина иминияте фондына 2006 елда 7750020,1 мең сум күләмендә керем килгән. Чыгымнар исә 7380362,6 мең сум. Шул рәвешле керемнәр чыгымнарны 369657,5 мең сумга узып киткән. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 32 утырышында депутатларга шул хакта ТР Финанс министрының беренче урынбасары, Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзрахманов мәгълүмат бирде. Мондый белешмә сессия утырышында “2006 ел өчен ТР да мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының үтәлеше турында” ТР Законы проектын 1 нче укылышта карап тикшерү максатыннан әзерләнгән.

Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, хисап чорында бюджет үтәлеше 7 750,0 миллион сумны тәшкил итә һәм план 224,6 миллион сумга арттырып үтәлгән. Шул исәптән, 128,4 миллион сумы федераль бюджеттан килгән өстәмә финанслар хисабыннан.

Чыгымнар буенча бюджет үтәлеше 7 380,4 миллион сум. 122,2 милллион сум күләмендә федераль казнадан килгән өстәмә чараларның 76,8 миллион сумы участок табиб-терапевтлары, табиб-педиаторлар, гомум практика табиблары һәм аерым табибларның шәфкать туташлары тарафыннан өстәмә медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт заказын финанслауга, 25,1 миллион сумы – эшләүче гражданнарны өстәмә диспансерлаштыруга һәм 20,3 миллион сум акча эшләмәүче пенсионерларга күрсәтелгән амбулатор-шифаханә ярдәме өчен өстәмә түләүгә тотылган.

Казначылык департаменты башлыгы, Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының үтәлеше аудиторлар, шулай ук ТР Хисап палатасы тарафыннан тикшерелүен дә хәбәр итте. Аудиторларның тикшерү нәтиҗәләре финансларның максатка ярашлы рәвештә тотылуын раслый, ә Хисап палатасы тарафыннан табылган төгәлсезлекләр һәм хаталар эш барышында төзәтелгән.

Фонд бюджеты үтәлешендә шулай ук, аерым категория гражданнарны социаль яклау йөзеннән дарулар белән тәэмин итүгә, планлаштырганга караганда акчалар 25,1 миллион сумга кимрәк тотылуы да искәртелә. Тотылмаган финанслар быел 2006 ел өчен хисапларны төгәлләүгә юнәлдереләчәген белдерде Марат Фәйзрахманов.

ТР Дәүләт Советының 32 утырышында депутатлар “ 2006 ел өчен ТР да мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы” Закон проектын шулай ук беренче укылышта кабул иттеләр.