Бюджетка килгән өстәмә керемнәр нинди максатларга тотылачак?

Бюджетка килгән өстәмә керемнәр нинди максатларга тотылачак?

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). Бүген Татарстан Дәүләт Советының 32 утырышында “ТР ның 2007 елга бюджеты турындагы” Законга өстәмәләр кертү хакындагы канун проекты буенча фикер алышынды. Шул хакта ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин чыгыш ясап, республика казнасына федераль бюджеттан 2 миллиард 663 миллион сум күләмендә өстәмә керем килгәнлеген хәбәр итә. Ул федераль максатлардагы 11 төрдәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен юнәлдерелергә тиеш. Радик Гайзатуллин аңлатканча, бу суммадан шактый зур өлеше, төгәлрәк 1 миллиард 301 миллион сумны авыл хуҗалыгы үсеше өчен кирәкле чараларны финансларга тоту карала. Шулай ук өстәмә акчаларны республикада хокук бозуларны кисәтү программасын үтәүгә, ТР Дәүләт телләрен һәм республикадагы башка телләрне өйрәнү, саклау, үстерүгә, “2005-2007 елларда “Татарстан балалары” республика программасын тормышка ашырырга һәм наркоманиягә каршы көрәш чараларына тотарга уйлыйлар. Беренче чиратта исә финанслар моңа кадәр башланып, әлегәчә тәмамланмаган төзелеш объектларына тотылачак.

Финанс министры чыгышыннан соң фикер алышуларда депутатлар Сергей Осколок, Александр Штанин, Фәрит Мусин, Татьяна Водопьянова, Роберт Садыйков катнашты.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Метроэлектротранс” предприятиесе генераль директоры Әсфан Галявов исә башкалада юл инфраструктурасы өчен республика казнасыннан зур күләмдә акча бүлүләрен сорый. Ул шәһәр эчендәге юлларда, бигрәк тә Әмирхан, Адоратский урамнары белән Хөсәен Ямашев проспекты киселешендә көн дәвамында бертуктаусыз транспорт “бөкеләре” булуын искәртте. Ә “Миллениум” күперенең икенче чираты сафка басканнан соң, юл-транспорт тыгызлыгы тагын да кискенләшәчәк. Әсфән Галявов шулай Казанда, аеруча “Азино” кебек яңа төзелгән микрорайоннарда мәктәпләр, хастаханә һәм шифаханәләр, балалар бакчалары нык җитмәвен, шәһәр яны бистәләрендә юлларның бик начарлыгын ассызыклады һәм әлеге проблемаларны кичекмәстән хәл итү өчен дә өстәмә финанслар зарурлыгын кабат күтәрде.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фикер алышуларга йомгак ясап, бу мәсьәлә буенча бар яктан да һәр төрле сәяси күзлектән чыгып бер фикергә киленгәнлеген белдерә. Ә тиешле тармакларга өстәмә килгән акчалар гына бүленәчәк. “һәм монда реаль суммалардан чыгып кына эш итү сорала”, - ди Парламент башлыгы.

Татарстан Дәүләт Советының 32 утырышында депутатлар әлеге закон проектын бүген 1 нче укылышта кабул иттеләр.