Алабугага килгән туристлар фаэтонда йөри алачак

Алабугага килгән туристлар фаэтонда йөри алачак

(Алабуга, 14 июнь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Үзенең 1000 еллыгын билгеләп үтәргә әзерләнүче Алабуга туристлар арасында көннән-көн популярлаша бара. Тиздән шәһәрдә туган якны өйрәнү комплексы ачылыр дип көтелә. Алабуга музей-тыюлыгы хезмәткәрләре фикеренчә, ул туристларда онытылмас тәэсирләр калдырачак.

Быелгы туристлык сезоны тагын бер үзенчәлеге белән аерылып торачак: быел борынгы Алабуга урамнары буйлап иске үрнәкләр нигезендә ясалган фаэтон – өсте ачылмалы җиңел экипаж йөриячәк. Музей-тыюлык хезмәткәрләре фикеренчә, ул шәһәр урамнарын бизәп кенә калмыйча, калага борынгылык төсмере дә бирәчәк. Бу – Чаллы фирмаларының берсенә фаэтонга инде заказ биргән учреждение җитәкчелегенең күптәнге хыялы. Музей-тыюлык ат һәм дирбияләр дә сатып алырга нитли.

Фаэтонда шәһәргә килгән туристлар йөрер дип көтелә. Ул экскурсияләрнең төп бизәге булачак.