«Жилэнергосервис» Чаллы подъездларында 160 мең яктырткыч куярга ниятли

«Жилэнергосервис» Чаллы подъездларында 160 мең яктырткыч куярга ниятли

(Чаллы, 14 июнь, «Татар-информ», Айрат Башкуров). Автошәһәрнең 6 торак йортында электр энергиясе куллануга анализ ясаганда, гомуми куллану урыннарында югалту - 76 процент, ә лифтларда 25,7 процент тәшкил итүе ачыкланган. Мондый югалтуларның сәбәбе –Чаллының күп кенә фатирларында электр энергиясен исәпләүче счетчик булмау, хисап алып баручы приборлар булмаган фатирда торучылар өчен түбән тарифлар һәм шәһәрлеләр фатирында торган приборларның төгәл эшләмәве. Бу хакта сүз кичә Чаллының хуҗалык җитәкчеләре белән булган киңәшмәдә барды.

«Жилэнергосервис» ҖЧҖ директоры Әхәт Галәветдинов киңәшмәдә катнашучыларга предприятиенең ярты еллык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хәбәр итте. 1 июльдә «Татэнерго» ААҖ белән шәһәр хакимияте тарафыннан шәһәрнең электр челтәрләре торышы өчен җаваплы ҖЧҖ оештырылуга ике ел була. Предприятие 2005 елның 1 декабреннән 2006 елның 31 маена кадәр халыктан электр челтәрен ремонтлауны сорап язган 40 мең гариза алган, аларның 13 меңнән артыгы - фатирларында электр уты беткән шәһәрлеләрдән. Ярты елда Чаллыда 58 йортта план буенча кисәтү ремонты башкарылган – бу максатларга 18,5 миллион сумга якын акча сарыф ителгән. «Жилэнергосервис» ҖЧҖ “Якты подъезд” программасы нигезендә, ике елда Чаллы подъездларында 160 мең яктырткыч куярга планлаштыра. Предприятие җитәкчелеге өчен өстенлекле бурычларның берсе - торак йортларда электр энергиясен югалтуны киметү. Хәзерге вакытта «Энергоучет» ҖЧҖ «Жилэнергосервис» ҖЧҖнә кушалар. Шулай итеп предприятиедә электр счетчикларны ремонтлау сыйфатын яхшыртырга ниятлиләр.