Уфада БР Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы үтәчәк

Уфада БР Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы үтәчәк

(Уфа, 14 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Иртәгә Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты идарәсе әгъзаларының җыелышы үтәчәк. Анда Башкарма комитет рәисе, профессор Рушан Галләмов әйтүенчә, көн тәртибендә төп мәсьәлә булып Башкортстанда татар мәгарифен саклап калу хакында фикер алышу торачак.

Киңәшмәдә Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән татар милли оешмалары вәкилләре татар балаларын ана телендә укыту проблемаларына кагылышлы күп сорауларны күтәрәчәк, дип көтелә. Татар милли оешмалары җитәкчеләре фикеренчә, Башкортстанда татар балаларын туган телләрендә укыту проблемасы елдан-ел кискенләшә бара. Күп кенә татар мәктәпләрендә хәзер татар теле урынын башкорт теле дәресләре яулый.

Саф татар районнарында да башкорт телен дәүләт теле буларак укыту турында узган ел азагында БР Мәгариф министрлыгы фәрманы чыкканнан соң, бу эш тагын да киңрәк җәелдерелә башлады, дип белдерә БР Татар Конгрессы вәкилләре. Дүртөйле, Кушнаренко, Яңавыл, Чакмагыш, Бакалы, Бүздәк, Борай, Балтач кебек татар районнарында бүгеннән үк инде башкорт телен укыту мәсьәләсен Башкортстан Мәгариф министрлыгы түрәләре үзләренең каты контроле астына алган, дип белдерде Рушан Галләмов.

Татар оешмалары Мәгариф министрлыгыннан алган мәгълүматларга күрә, бүгенге көндә республиканың төрле районнарыннан йөзләрчә татар укытучысы Башкортстан укытучылар белемен камилләштерү институтында башкорт теле укытучылары булуга махсуслаша. Алар моңарчы районнарда татар телен укыткан. Татар районнарыннан узган елда байтак кына татар егетләре һәм кызлары Уфадагы югары уку йортларының башкорт филологиясе бүлекләренә кабул ителгән. Шулай итеп алар да башкорт телен укытачак. Быел да төрле кызыксындыру чаралары күреп, татар егетләрен һәм кызларын башкорт филологиясе бүлекләренә кабул итү каралган.

Иртәгә Уфада үтәчәк киңәшмәдә Башкортстан Татар Конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре республикада татар мәгарифен саклап калу хакында сөйләшеп, кайбер мөрәҗәгатьләр һәм белдерүләр дә кабул итәргә җыена.