Тубылда Сабантуй гөрләп үтте

Тубылда Сабантуй гөрләп үтте

(Төмән, 14 июнь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Тубыл шәһәрендә Сабантуй, елдагыча, Россия көненә туры китерелеп, шәһәр читендәге киң яшел аланда үткәрелде. Быелгы Сабантуй халыкны элекке елларга караганда да күбрәк җыюы белән аерылып торды.

Татарлар гына түгел, төрле милләт вәкилләренең бәйрәм көнендә Сабантуйга бик күп җыелуының сере, беренчедән, Тубыл Сабантуеның абруе үскәннән-үсә баруында булса, икенчедән, хәзер аның табигать кочагында үткәрелә башлавындадыр. Узган ел Себер татарлары мәдәният үзәге җитәкчелеге Сабантуйны стадион кысаларыннан шушы гүзәл табигать кочагына чыгаруга ирешеп, бу мәйданны милли бәйрәмебез өчен беркетеп куйган иде.

Сабантуйның җайлы итеп төзелгән программасы уңышлы, тоткарлыксыз барды, билгеләнгән урыннарда ярышлар, милли уеннар гөрләп торды. Бәйрәмчә бизәлгән сәхнәдән җыр-моң өзелеп тормады. Ат чабышларын, милли көрәшне бигрәк тә зур кызыксыну белән күзәттеләр Сабантуй кунаклары. Чын мәгънәсендә интернациональ бәйрәмгә әверелгән Сабантуйда, соңгы елларда ат чабышлары белән милли көрәштә рус вәкиленнән булган кунакларга юл куеп киләләр тубыллылар. Менә инде икенче ел милли көрәштә беренчелекне Алексей Кочетов яулады, ат чабышында – Андрей Россин. Анан аз гына артта калып Зиннур Алимов белән Илдус Абдуллин килеп җитте.

Төбәгебезнең сәхнә йолдызлары актив катнашты концертта: уллары Хәсән һәм Хөсәен белән Сәкинә Арангулова, Наҗия Хәкимова җитәкчелегендәге «Сүзге» җыр ансамбле, Төмәннән Җәмилә Рәхимова җитәкчелегендәге «Чишмә» җыр ансамбле, җырчы Ринат Айметдинов, танылган халык музыка кораллары остасы Әбүзәр Миңлебаев һәм башка коллективлар һәм сәнгать осталары концртның беренче бүлеген тулыландырдылар. Икенче бүлекне Татарстанның Баулы районыннан килгән Зифа Каен җитәкләгән фольклор ансамбле ачып җибәре. Себердә популярлык казанган Зөфәр Хәйретдинов та килгән иде, ул үзенең төркеме белән катнашты бу бүлектә.

Татарстаннан 75 кешедән торган зур коллектив килеп төште Сабантуйга, алар арасында Татарстан дәүләт Советы депутаты Д.Второв, Баулы районы хакимият башлыгы А.Хәбибуллин, Бөтендөнья Татар конгрессы рәисенең урынбасарлары Дамир Исхаков белән Фәрит Уразаевлар да бар иде. Мөхтәрәм кунаклар тубыллыларга Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның, Татарстан Дәүләт Советының һәм Хөкүмәтенең, Бөтендөнья Татар конгрессының бәйрәм котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Төбәк җитәкчеләреннән Сабантуйда Тубыл мэры Е.Воробьев, шәһәр хакимияте башлыгы Е.Куйвашев, өлкә милли эшләр комитеты белгече Рифкать Насыйбуллин һәм өлкә татарларының милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе Ришат Җиһаншиннар катнаштылар.

Сабантуйны әзерләү комиссиясе белән җитәкчелек иткән Тубыл шәһәренең Себер татарлары мәдәният үзәге директоры Сәфиулла Ильясов быелгы Сабантуй үз максатына иреште, югары дәрәҗәдә үтте, дип, зур канәгатьлек белдерде.