ТР Социаль яклау министрлыгының сайты тәкъдим ителде

ТР Социаль яклау министрлыгының сайты тәкъдим ителде

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Ландыш Харрасова). Бүген «Татмедиа» агентлыгында ТР Социаль яклау министрлыгы Интернет-сайтын тәкъдим итү узды. Анда ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова, «Мэлт-Дизайн» студиясе директоры Андрей Маслов катнаштылар. Шулай ук тәкъдим итүгә республиканың төрле министрлык вәкилләре чакырылган иде.

Сайтның адресы – www.msrt.ru. Аны «Мэлт-Дизайн» студиясе ясаган. Клавдия Новикова сайтның инде узган елдан бирле эшләнүен белдерде. «Сайт күп фунцияләрне кертә, шактый катлаулы булды. Бүген инде ул 18 веб-битне үз эченә ала», - диде ул.

Сайт беренче чиратта мәгълүмат алмашу, социаль яклау өлкәсендә эшләүчеләргә, халыкка мәгълүмат җиткерү өчен булдырылган. «Сайт халыкка төрле социаль программалар һәм проектлар, социаль ведомстволар, иҗтимагый оешмалар турында мәгълүмат җиткерәчәк», - диде Клавдия Новикова.

Веб-битнең өстенлекләренә килгәндә, кирәкле мәгълүматны тиз арада эзләп табу мөмкинлеге тудырылган. Шулай ук мәгълүмат кыры да шактый киң, ягъни сайтның картасыннан алып барлык бүлекләр турында мәгълүмат урнаштырылганы бик уңайлы булып кала. Сайтның сул канаты социаль өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә юнәлтелсә, уң ягында халыкны кызыксындырган мәгълүматлар бирелә.

«Сайт социаль тармакта эшләүче белгечләргә, дәүләт учреждениесе хезмәткәрләренә, иҗтимагый оешма вәкилләренә, массакүләм мәгълүмат чараларына, студентларга нигезләнгән», - диде К. Новикова. Һәр теләгән кеше аерым бүлекләр аркылы үзенә кирәкле мәгълүматны таба ала. Мәсәлән анда министрлык, норматив база, мониторинг, бәйгеләр, китапханә, тиздән узачак чаралар планы, семинарлар һәм конференцияләр, сорау-җавап һәм башка мөһим бүлекләр урын алган. Халык өчен сайтта барлык координатлар да бирелгән.

Клавдия Новикова белдерүенчә, сайтка килгән мәгълүмат 3 көн дигәндә эшкәртеләчәк. Әгәр сорау шәхси икән, җавап мөрәҗәгать иткән кешенең электрон адресына җибәреләчәк. Ә гомум сорау булса «Сорау-җавап» бүлегендә урнаштырылачак. Шулай ук сайт аркылы белгечләрнең кабул итү көннәре турында белеп булачак.

Сайт әле рус телендә генә. Әмма яңалыклар бүлеге тиздән татарча да булачагын әйтте Клавдия Новикова. Хәзер моның буенча эш бара икән.

Гомумән, сайтның эшчәнлегенә килгәндә, аның бер администраторы бар. Ул исә министрлыкның барлык бүлекләре белән элемтәдә торып, тиз арада мәгълүматны сайтка урнаштыру белән шөгыльләнә.