Татарстан Республикасында барлыгы 65 меңгә якын кан доноры исәпләнә

Татарстан Республикасында барлыгы 65 меңгә якын кан доноры исәпләнә

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Бөтендөнья кан донорлары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан республика кан бирү станциясендә матбугат конференциясе булып узды.

Матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Чынгыз Мәхмүтов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан җибәрү станциясенең баш табибы, Казан дәүләт медицина академиясенең “Трансфузиология” курсы җитәкчесе, доцент Евгений Сидорчук, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш хирургы Юрий Аржанов катнашты.

Бүгенге көндә Татарстанда 11 мең 60 кан бирүче мактаулы донор теркәлгән. Шуның 3703 е Казанда гомер кичерә икән. Соңгы өч елда кан әзерләүне арттыру тенденциясе күзәтелә. Бу Татарстанда донор булу адымына җөрьәт итүчеләрнең артуы белән бәйле күренеш. 2003 елда алар 58 314 булса, 2005 ел йомгакларыннан күренгәнчә, 64 621 кеше үз канын мохтаҗларга бүләк иткән. Узган елда әзерләрнгән чиста канның күләме 42 мең литрдан артып китә. Донор каны, элек-электән үк кан китү, операция һәм җәрәһәтләнүләр вакытында ышанычлы көрәш ысулы булып санала, ул кан авыруларыннан интегүчеләргә бик кирәк. Хәзерге вакытта донорлык проблемасы медицина белгечлеге чикләреннән чыккан дип әйтергә була. Ул кешеләр арасында мөнәсәбәтләрне чагылдыручы социаль проблема дәрәҗәсен алды. Безнең илдә донорлык үсеше дәүләт хакимияте органнары ярдәме белән тәэмин ителә. Россия Федерациясенең “Кан донорлыгы һәм аның компонентлары” турындагы Закон нигезендә социаль ярдәм чаралары билгеләнгән.

Кан хезмәте Татарстан Республикасы халкына трансфузиологик ярдәмне тәшкил итүче өлешләрнең берсе булып тора. Ул махсус учреждениеләр – донорларның медицина дәлилләмәсен, кан әзерләү һәм эшкәртү, аны лаборатор тестлаштыруын, транспортировка һәм саклауны тәэмин итүче кан җибәрү станцияләре һәм бүлекләре челтәреннән гыйбарәт. Татарстанда кан җибәрүнең 6 станциясе: Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Казанда – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан җибәрү станциясе һәм республика һәм район үзәк хастаханәләренең 11 кан җибәрү бүлекчәсе эшләп килә. Кан хезмәтендә барлыгы бүгенге көндә Татарстан буенча 754 кеше эшли, шуларның 145 е – табиблар. Донор канының йогышсызлык куркынычсызлыгын тикшерүнең яңа заманча технологияләр ярдәмендә камилләшә баруы да зарур. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Фәрманы нигезендә, 2003 елдан кечкенә күләмдәге суыткыч җиһазларын кулланып, яңа гына суытылган плазманы карантинизацияләү ысулы гамәлгә ашырыла башлаган.

Матбугат конференциясе барышында “2006 елда Россиянең иң яхшы доноры” конкурсының төбәк җиңүчеләре дә игълан ителде. Шуларның берсенә – “Плазма донациясенең максималь күләме” номинациясе җиңүчесе, Горбунов исемендәге КАПО слесаре Владимир Кондушевка диплом һәм кыйммәтле бүләк – микродулкынлы мич тапшырылды. Аның исәбендә 185 донация һәм 75, 9 л плазма бар.

Шуны да билгеләп узарга кирәк: хәзер кан хезмәте үсеше мәсьәләсе “Сәламәтлек” өстенлекле милли проекты юнәлешләренең берсе исәбендә, проектның гамәлгә кергән чорында бу юнәлеш кермәгән булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика кан җибәрү станциясенең баш табибы Евгений Сидорчук әйтүенчә, кан хезмәтен ауропа дәрәҗәсенә күтәрү – алда торган максатларның берсе. Димәк, кан хезмәте камилләшүенә җирлек бар дигән сүз. Е. Сидорчук канның куркынычсызлыгын билгеләүнең тагын бер алымын үстерү турында да хәбәр итте. Кеше үз канын биреп, берникадәр вакыттан соң, аны кире үзенә салып карау, кайбер нәтиҗәләргә китерәчәк. Хәзерге вакытта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында, кан хезмәтенең 2006-2008 елларга үсешен күздә тотучы программа проекты әзерләнеп ята.