Түбән Камада Россиянең иң яхшы доноры яши

Түбән Камада Россиянең иң яхшы доноры яши

(Түбән Кама, 14 июнь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Түбән Камада бөтендөнья донорлар көнен билгеләп үтәләр. Бәйрәм хөрмәтенә “Горгаз” предприятиеләре хезмәткәрләре бүген кан тапшырды. Хәйрия акциясендә әлеге компаниянең 23 хезмәткәре катнашты. Өстәвенә, шәһәр кан бирү станциясендә “Россиянең иң яхшы доноры -2006” Олег Кутявинны тантаналы бүләкләү булды. Түбән Камада яшәүче әлеге мактаулы исемгә Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча ирешкән. О.Кутявин 120 тапкыр кан тапшырган. Бүгенге көндә Түбән Камада 1327 мактаулы донор яши. Кан бирү станциясенә көн саен 70 түбәнкамалы килә.