Түбән Кама “нефть химиячеләре” зирәклектә сыный

Түбән Кама “нефть химиячеләре” зирәклектә сыный

(Түбән Кама, 14 июнь, «Татар-информ», Наталья Реджеп-Алиева). Бу көннәрдә «Александр Головачев» теплоходында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенының суперфиналы уза. Иң интеллектуаль төркем исеменә лаек булу өчен “Түбән Каманефтехим” ААҖнең бутилкаучук заводы һәм «Татспецнефтехимремстрой» предприятиесе хезмәткәрләре ярыша. Уен Түбән Каманың 40 еллык юбилеена багышланган, шуңа күрә суперфиналда катнашучылар җавап бирергә тиешле күп сораулар шәһәр тарихы турында. “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уенында җиңүчеләрнең исемнәре иртәгә билгеле булачак.