Ренат Харис: “Россиянең Дәүләт премиясен алу – күптән көтелгән шатлык”

Ренат Харис: “Россиянең Дәүләт премиясен алу – күптән көтелгән шатлык”

(Казан, 14 июнь, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗми). “Кыйсаии Йосыф” балетын иҗат иткән бертөркем сәнгатьпәрвәрләр бу көннәрдә аеруча зур шатлык хисләре кичерә. Инде мәгълүм булганча, Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры сәхнәсендә барган әлеге әсәр Россия Федерациясенең Дәүләт премиясенә лаек булды һәм 12 июнь – Россия бәйсезлеге көнендә әлеге мәртәбәле бүләкне лауреатларга Кремльдә Илбашы Владимир Путин тапшырды.

Кичә көн дәвамында “Кыйсаии Йосыф” ның авторлары – композитор Леонид Любовский, төп рольне башкарган биюче Нурлан Канетов, либретто авторы Ренат Харис Казанда якташларының котлауларын кабул итте.

Журналистлар белән очрашу вакытында опера һәм балет театрының директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, бу әсәрнең ул җитәкчелек иткән коллективка тагын да зур казаныш алып килүен билгеләп узды. Авторлар исә “Кыйсаии Йосыф”ның төп идеясе бүгенге көнгә бигрәк тә аваздаш булуын аңлаталар. Әсәр өстендә алар 5 ел дәвамында эшлиләр һәм сәхнәгә чыкканнан соң да балет инде 5 ел дәвамында зур аншлаг белән бара.

“Бер нәрсә дә тик торганнан, ягъни бер сәбәпсез генә тумый. Үзегез үк сизәсез, тормыш-яшәеш, гомумән дөнья елдан-ел кырыслана, рәхимсезләнә бара. Шул гаделсезлекне, кырыслыкны җиңәр өчен ниндидер рухи-мәрхәмәтле көч кирәк иде. Һәм без Көнчыгышның асыл эпосына мөрәҗәгать итеп Леонид Любовский белән бергә шул көчне тудырырга омтылдык. Төп герой – Йосыф, ул гафу итә белә. Аңа туганнары, якыннары да һәрвакыт начарлык кына эшләп торалар, әмма ул барысын да кичерә һәм бар гөнаһлардан читтә, чиста кала бирә. Шундый сыйфатлары белән Йосыф илен дә төрле хәвефләрдән саклый ала. Мин бу балетны 16-17 тапкыр караганмындыр. Кешеләр аннан уйланып чыгалар, димәк әсәрнең тәэсир итү көче зур”, - ди либретто авторы, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис.

Журналистлар белән очрашуда катнашкан композитор Леонид Любовский, балетның сәнгать җитәкчесе Владимир Яковлев, төп рольне башкарган Нурлан Канетов, Татарстанның театр әһелләре берлеге рәисе Ренат Таҗетдинов та “Кыйсаии Йосыф” ның мондый зур җиңүгә ирешүен күптән көтелгән шатлыклы вакыйга дип бәялиләр. Ренат Таҗетдинов сүзләренә караганда, Мәскәүдәге котлау тантанасында 2 сәгать дәвамында бу әсәргә бәйле рәвештә “татар балеты” кебек югары бәяләмәләр еш яңгыраган. “Безнең күпмилләтле республика үзенең мәдәни кыйммәтләре белән тагын бер зур казаныш яулады. Бу безнең өчен горурлык түгелмени?!”, - ди Ренат Таҗетдинов.

“Кыйсаии Йосыф”ны иҗат иткән балетмейстерлар Н.Боярчиков, Г.Ковтун, дирижерлар И.Лацанич һәм В.Васильев, рәссамнар А.Злобин һәм А.Ипатьеваларның да бу балетка бар тырышлыкларын, талантларын биреп эшләүләрен олы ихтирам һәм рәхмәт сүзләре белән билгеләп уздылар.