Рафил Ногманов: «Республикада дүрт җинаятьнең берсе участок милициясе вәкилләре тарафыннан ачыла»

Рафил Ногманов: «Республикада дүрт җинаятьнең берсе участок милициясе вәкилләре тарафыннан ачыла»

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгында «Участок милициясе вәкиле – хокук бозуларны профилактикалау системасында төп буын» дигән темага матбугат конференциясе булды. Матбугат очрашуында ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногманов, ЭЭМның җәмәгать иминлеге милициясе башлыгы урынбасары Ринат Галимбәков һәм министрлыкның участок милициясе вәкилләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча подразделениеләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илһам Яруллин катнашты.

Рафил Ногманов әйтүенчә, быелның 5 аенда гына да Татарстанда 44 меңгә якын җинаять теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16 меңгә артыграк дигән сүз. Шуның белән бергә авыр җинаятьләр саны 2 меңгә, шул исәптән талау очраклары бер ярым мәртәбә арткан. Аларның күбесен кәрәзле телефоннар урлауга бәйле җинаятьләр тәшкил итә. Җәмәгать урыннарында һәм урамнарда кылынган җинаятьләрнең саны өч мәртәбә артуын да билгеләп үтәргә кирәк, диде Р.Ногманов.

Р.Ногманов 2006-2010 елларга хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаның проекты эшләнүен дә искәртте. Әлеге программаны гамәлгә ашыру барышында эшнең иң зур күләме нәкъ менә участок милициясе вәкилләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча подразделениеләр җилкәсенә төшәчәк.

Бүгенге көндә Татарстанда 1957 участок милициясе вәкиле исәпләнә, диде Р.Ногманов. Аларның катнашы белән 4906 җинаять ачылган, 94682 административ беркетмә төзелгән, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 38 җинаять ачылган. Министр урынбасары шулай ук бүгенге көндә дүрт җинаятьнең берсе (бу 24,3 процент дигән сүз) участок милициясе вәкилләре тарафыннан ачылуын да ассызыклап үтте.

2000 елда Татарстан Президенты Указы һәм республика Хөкүмәтенең махсус карары кабул ителгән көннән алып участок милициясе вәкилләре өчен 250 фатир, хезмәт урынында файдалану өчен 151 машина бүлеп бирелгән, 169 – өй һәм 222 эш телефоны кертүдә булышлык күрсәтелгән. Р.Ногманов республиканың күп кенә районнары һәм шәһәрләрендә эшнең югары дәрәҗәдә оештырылуына, эчке эшләр органнары һәм муниципаль район башлыклары арасында үзара уңай мөнәсәбәтләр урнашуына да басым ясады.

Хокук бозуларны профилактикалауны оештыруда мөһим аспектларның берсе – бу эшкә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Моның уңай нәтиҗәләре инде күренә дә башлаган. Әйтик, быелның 5 аенда республикада ирекле дружинниклар тарафыннан 458 җинаять ачылды, 3927 кеше төрле административ хокук бозуларда гаепләнеп тоткарланды, диде министр урынбасары.