Казанга Федераль куркынычсызлык хезмәте форумына дөньяның 50дән артык ил вәкилләре киләчәк

Казанга Федераль куркынычсызлык хезмәте форумына дөньяның 50дән артык ил вәкилләре киләчәк

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Казанга V махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнары - Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте партнерлары киңәшмәсендә катнашу өчен 80 махсус хезмәт вәкилләре килә. Саммитка дөньяның 50дән артык иленнән барлыгы 200ләп кеше җыелыр дип көтелә.

РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Казанга РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Николай Патрушев килергә тиеш. РФ оборона министры Сергей Иванов һәм башка рәсми затларның килүе дә көтелә.

Махсус хезмәтләр фикер алышуның төп мәсьәләсе - террорчылыкка каршы эшчәнлектә махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнарының үзара хезмәттәшлеген координацияләү. Матбугат хезмәте белгечләре фикеренчә, Казан мондый дәрәҗәдәге форум уздыру урыны итеп очраклы сайланмаган. Ул ике дин вәкилләренең тату яшәве мисалы, ике цивилизация тоташкан урын булып тора, географик яктан җайлы урнашкан һәм кирәкле матди-техник базасы да бар.

Саммит 17 июньгә кадәр дәвам итә. Эштән бушаган вакытларда кунаклар Казанның истәлекле урыннары белән танышачак – Казан Кремлендә, Крестовоздвижение чиркәве, Милли музейда, Раифа монастыренда, шулай ук Яшел Үзәндәге Сабантуй бәйрәмендә булачак.